Апаста халык җыеннары бара

2017 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Апаста халык җыеннары башланып китте. Ул беренчеләрдән булып, Чирмешән, Олы Бакырчы, Урта Балтай авыл җирлекләрендә узды. Җыеннарда район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин һәм аның урынбасарлары, төрле өлкә җитәкче-белгечләре катнашты. Җыеннарда авыл җирлекләрендә үзара салым акчасына башкарылган һәм башкарылачак эшләр турында сөйләшенде. Райондагы яңалыклар, ирешелгән уңышлар турында сүз булды. Халык үзләрен борчыган мәсьәләләрне күтәрде, урында ук җаваплар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International