Акхуҗа мәктәбе укучысы фәнни-гамәли конференциядә катнашты

2017 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Азбаба урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Инзилә Әхмәтҗанова (җитәкчесе - Энҗе Мөбарәкшина) Буада узган “Шәҗәрәләр – нәсел агачы“ төбәкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Ул, үзенең фәнни-эзләнү эшен яклап, бик уңышлы чыгыш ясады. Инзилә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының сертификатына һәм мактау хатына лаек булды. Киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International