Апас урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы

2017 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Апас урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы узды. Ул беренче чирек йомгакларына, ашату мәсьәләсенә, укудагы яңалыкларга багышланган иде. Шулай ук “Дус класс серләре“ бәйгесенең мәктәп күләмендәге сайлап алу турларына йомгак та ясалды. Ата-аналар белән очрашуга район башлыгы урынбасары Марат Нуриев та килде. Ул 19 ноябрьдә узачак референдум турында сөйләп узды. Җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин, аның урынбасары Луиза Сафина, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина, районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International