3 ноябрьдә үзәк паркта 14.00 сәгатьтә 2-3 чакрымга йөгерү, 15.00 сәгатьтә озынлыкка сикерү, 16.00 сәгатьтә 100 метрга йөгерү, 17.00 сәгатьтә бассейнда йөзү буенча көчне сынап булачак. 7-8 ноябрьдә Апас мәктәбе спорт залында 14.00 сәгатьтә гер күтәрү, гәүдәне күтәрү һәм башка төрләр буенча, 15.00 сәгатьтә эскәмиядә утырып, алга таба бөкләнү, 16.00 сәгатьтә пневматик мылтыктан ату буенча ГТО тапшырылачак.