Дәвешнең “Зөя“ ял-сәламәтләндерү үзәгендә районнан һәм Татарстанның барлык район-шәһәрләреннән җыелган 200 бала ял итә. Биредә 6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көне уңаеннан зур чара узды. Кильдураз мәктәбе каршында оешкан гитарачылар ансамбле зур концерт программасы күрсәтте. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев катнашты.