Апас волейболчы кызлары Татарстанда дүртенче!

2017 елның 8 ноябре, чәршәмбе

-Безнең кызлар волейбол җыелма командасы быелга кадәр үз яшьтәшләре арасында Татарстан буенча бишенче урынга чыкканы бар иде инде,-ди команда тренеры, Апас мәктәбе физкультура укытучысы Рәмис Гыйззәтов. -Быел үз рекордыбызны яңарттык һәм ярышлар баскычында дүртенче урынга күтәрелдек. 2-4 ноябрьдә Буада 2005-2006 елда туган кызлар арасында Татарстан беренчелегенә җаваплы турнирда катнашу өчен зона ярышларында да җиңәргә кирәк-кызлар монысын да булдырды!

Команда составында Апас мәктәбенең 5А һәм 6Б сыйныфлары укучы кызлары гына уйный. Команда капитаны Алия Каюмова, уенчылар Алинә Идиятова, Адилә Насыйбуллина, Рәмзилә Гатауллина, Ралия Хөснуллина, Азалия Салавиева, Гүзәл Гыйсмәтуллина, Зилә Гайнуллина елдан-ел остаралар. Быелгы турнирда апаслыларга иганәчелек иткән Айрат Сафин белән Лилия Зәйнуллинага балалар һәм тренер бик зур рәхмәт җиткерүебезне сорады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International