Халык җыеннарында мөһим мәсьәләләр карала

2017 елның 8 ноябре, чәршәмбе

Районда халык җыеннары башланып китте. Ул беренчеләрдән булып, Чирмешән, Олы Бакырчы, Урта Балтай авыл җирлекләрендә узды. Җыеннарда район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин һәм аның урынбасарлары, төрле өлкә җитәкче-белгечләре катнашты. Биредә райондашларыбыз үзләрен борчыган мәсьәләләрне күтәрде, эшләнгән һәм эшләнәчәк эшләр уртага салып сөйләшенде. Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев районда барган төзелешләр, яңалыклар, башкарылган эшләр белән таныштырды. Җыен башланыр алдыннан Апас һәм Каратун мәдәният йорты хезмәткәрләре ял концерты тәкъдим итте.

Районның иң читендә урнашкан Чирмешән авыл җирлеге Аюкөйдергән, Багыш, Чирмешән авылларын берләштерә. Территориядә 452 хуҗалык исәпләнә, барлыгы 837 кеше яши, шуның 434е лаеклы ялда.

-Җирлектә халык өчен соңгы елларда бик күп эшләр башкарылды. Аюкөйдергән авылында урам утлары куелды, 3 авылда да су башнялары тирәсенә санитар-саклагыч тирәлек булдырылды, Чирмешән һәм  Багыш авылларында юллар тәртипкә китерелде. “Чиста су“ программасы буенча Чирмешән авылында су трассасы яңарды, Аюкөйдергән һәм Багыш авылларында “авыл клублары“ программасы буенча яңа мәдәният йортлары сафка басты, - дип таныштырып узды авыл җирлеге башлыгы Айрат Зиннәтуллин.

Халык җыенында аюкөйдергәнлеләр сораган 60 мең сумлык аппаратураны да район башлыгы Рәшид Заһидуллин тантаналы шартларда мәдәният йортына килеп тапшырды.

Тормыш алдыбызга көннән-көн яңа таләпләр куя. Яшәешебезне дә һаман үзгәртәсебез, камиллеккә омтыласыбыз килә, ихтыяҗлар арта бара. Чирмешәнлеләр дә булганын бәяли, ә кайбер мәсьәләләрне чишеп бетерү өчен җитәкчеләргә мөрәҗәгать итә. Урам утларын урнаштырып бетерү, автобус хәрәкәтен җайга салу, җир пайлары килешүе нигендә бакча сукалау хакында борчуларын белдерделәр алар. Шулай ук Чирмешән авылында иске коены төзекләндерүдә дә ярдәм сорадылар. Күпчелек мөрәҗәгатьләр авыл урамнарын юллы итүгә юнәлтелгән иде.

Олы Бакырчы җирлегендәге җыенда да, халык җитәкче-белгечләр белән күзгә-күз очрашып сөйләшергә теләп килде. Район тормышы турында да зур кызыксыну белән тыңладылар, рәхмәт сүзләрен дә ирештерделәр.

-Зур уңышларыбыз бар, шөкер итәрлек. Җитәкчеләр киңәшеп, киләчәкне алдан күреп, дөрес эш алып баралар. Авыл халкы, мәчет картлары исеменнән зур рәхмәт. Башлыгыбыз нәрсә вәгъдә бирсә, шуны эшли. Сулы, юллы буласыбызга да ышанабыз. Зират тирәләребез тотылган, мәчетләребез төзек. Мәдәният йортының тәрәзәләрен алмаштырып, ишек төбендәге баскычны да төзекләндереп куйсак иде, - диде авылның имамы Шәүкәт Гайнетдинов.

Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев узган халык җыеннарында соралган эшләргә тукталды:

-Тәүгелде клубына тәрәзә һәм ишекләр кирәклеге әйтелгән иде, аңа 90 мең сум акча күчте, декабрьгә кадәр эшне тәмамларга исәп. Су буенча да 2018 елга дәүләт программасына керәчәксез, - диде ул.

Авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев үзара салым акчаларының күпчелек өлеше юлларны төзекләндерүгә тотылачагын белдерде. Эшләрнең 2018 елның 1 июленә кадәр башкарылып бетәчәген әйтте.

-Юллар төзелеше, шулай ук Домбылат кизләвен төзекләндерү, чүплекләрне юк итү эшен башкарып чыгасы бар, - диде ул.

Әлеге авыл җирлегендә дә төп яңгыраган сораулар юллар төзүгә багышланган иде.

Урта Балтай – иң зур җирлекләрнең берсе. Ул үз эченә 5 авылны алган. Авыл җирлеге башлыгы Рифкать Хәбибуллин әлеге авылларның барысына да аерым-аерым тукталып үтте. Шәмәк, Түбән Балтай, Югары Балтай, Урта Балтай һәм Кече Бакырчы авылларында чүплекләрнең чистартылуына басым ясады һәм халыкны чистарак һәм пөхтәрәк булырга өндәде.

-5 авылда да зират тирәләре төзек. Су юлларыбыз яңа. Юллар төзү, янгын куркынычсызлыгын булдыру, урамдагы яктылыкны тәэмин итү, күпер төзү буенча эшләрне башкарып чыгасы бар, - диде ул.

Урта Балтай халкы каты өслекле юллар салуда булышуны үтенде һәм булганын саклау тәкъдиме белән чыкты.

Җыен барышында җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Рөстәм Зәмдиханов җирләрне рәсмиләштерүне төгәлләү бурычын куйды:

-Җирләр рәсмиләштерелгән булырга тиеш. Мәйданнарыгызны тагын бер кабат тикшереп чыгыгыз. Бәлки каршы якта бакчагыз, гаражыгыз бардыр, читтәрәк мунчагыз булырга мөмкин. Аларның барысының да документы булсын. Теркәү палатасы вәкилләре тарафыннан авылларда тикшерү эшләре бара. Штрафлар – зур. Шуңа күрә бу эшкә җаваплы карасагыз иде, - диде ул.

Шулай ук халык авылларда төлкеләр күренүе, котыру авыруы куркынычы хакында зарын белдерде.

Аңа районның ветеринария бүлеге хезмәткәре Нәгыйм Галиуллин үз җавабын бирде:

-Тиздән котыру авыруына каршы 20 мең доза вакцина кайтачак. Төлке, мәче, эт һәм башка җанварлар куркынычсызлыгы өчен кырларга, урманнарга куелып, хуҗалыкларга таратылып чыгачак, - диде ул.

Барлык авыл җирлекләрендә дә сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылышлы сораулар еш яңгырады. Урта Балтай тернәкләндерү үзәген кабаттан торгызу, район үзәк хастаханәсендә анализлар бирү эшен камилләштерү, хастаханәдә лифт хезмәтен булдыру турында телгә алынды. Баш табиб Алмаз Алиуллин барысына да төгәл һәм тулы җаваплар бирде.

-Урта Балтай тернәкләндерү үзәге урынына көндезге дәвалану бүлеге оештыру турында республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы белән сөйләшүләр бара. Анда 3 урын булдырып, өлкәннәргә һәм берничә төр авыруга дәва бирергә тырышачакбыз. Үзәк хастаханәдә лифт яңа елдан эшли башлар дип көтелә. Алда безне шулай ук зур үзгәрешләр көтә. Район башлыгы ярдәме һәм тырышлыгы белән тиздән хастаханәгә 42 миллион сумга җиһазлар кайтачак. УЗИ, ФГДС үткәрүче җиһазлар яңаргач, алдагылары Урта Балтай һәм Шонгаты участок амбулаторияләренә куелачак. Анда да әлеге өлкәдә хезмәт күрсәтеләчәк. Хастаханәдә ЛОР үзәге ачу да планлаштырыла. Ул 18 төрле операция ясау мөмкинлеге бирәчәк. Башкалага барып, берничә ел чират көтмичә генә район халкы сәламәтлеген кайгырта алачак. Анализлар бирү мәсьәләсенә килгәндә, без санитар кагыйдәләргә буйсынып эшлибез. Мәсәлән, көнгә 100 кеше кан бирә. Без аның вакытын озынайта да, өстәмә ала да алмыйбыз. Чөнки ул таләпләргә туры килмәячәк. Яңа җиһазлар кайткач, анализлар бирү өлкәсе дә яңалыклар кичерәчәк һәм чиратлар бетәчәк дип уйлыйбыз, - диде баш табиб.

Җыеннарда әнә шулай теләк-тәкъдимнәр дә, рәхмәт сүзләре дә яңгырады. Тормышыбыз алга бара, башкарылган эшләр күз алдында. Ә инде киләчәктә эшләнәселәре җитәкчелекнең күз уңында. Җыенда яңгыраган барлык сораулар да язып алынды һәм чишелеше дә озак көттермәс.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International