Апаста кабат ГТО нормативларын тапшырачаклар

2017 елның 10 ноябре, җомга

Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин районда олылар арасында ГТО нормативлары тапшыручылар санының аз, күрсәткечләрнең түбән булуын билгеләп үтте.  Аның имзасы белән оешма-предприятие, учреждение, хуҗалыкларга махсус телефонограмма җибәрелде. Шуның нигезендә 10 ноябрьдә Үзәк паркта 100 метрга, 2-3 километрга йөгерү, урыннан ераклыкка сикерү, “Дулкын” бассейнында йөзү буенча нормативлар тапшыру оештырылачак. 13-14 ноябрьдә Апас мәктәбе спорт залында турникта тартылу, гәүдәне турайту, гир күтәрү, пневматик мылтыктан ату һәм башка спорт төрләреннән нормативлар тапшыру этабы үтәчәк.

-Җитәкчеләрнең бу ярышка үз коллективлары белән килүен көтәбез. Ярышка килгәнче һәр катнашучы ГТО сайтында электрон теркәлү үтәргә һәм үзенең ИД-УИН номерын белергә тиеш,-ди ДЮСШ директоры Ринат Шәяхмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International