Халык тынычлыгы, иминлеге сагында тору, кешеләрнең тормышын җинаятьчеләрдән яклау – болар җиңел бурычлар түгел. Бурыч һәм намус дигән төшенчәләргә тугры калып, закон кушканча эшләсәгез һәм яшәсәгез иде.
Хөрмәтле эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, милициядә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар! Сезне барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм, үзегезгә, гаиләгезгә, якыннарыгызга саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлыклар телим.
Рәшид Заһидуллин,
Муниципаль район башлыгы.