Борнаш урта мәктәбендә психологлар эшләде

2017 елның 10 ноябре, җомга

Психологлар Римма Печкова һәм Елена Сәлахова Бердәм Дәүләт имтиханнары алдында торган балалар, шулай ук укытучылар белән файдалы тренинг үткәрделәр. Шулай ук Фирүзә Сәлимуллина балалар белән эшләде. Биредә балаларның әти-әниләре дә катнашты. 1 класста укучы балалар белән социаль педагог Алсу Газиева эшләде. Ул бакчага йөрүче балалар өчен дә чаралар әзерләп килгән иде. Соңыннан психологлар сораулары булган, аралашырга теләгән балаларны кабул иттеләр. Алар белән аралашу һәркем өчен файдалы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International