Юл инспекторлары хәвефсезлек дәресендә катнашты

2017 елның 10 ноябре, җомга

Апас урта мәктәбенең Равил Гомәров җитәкчелегендәге 5 Б классы укучылары әти-әниләр белән берлектә юл кагыйдәләрен тагын бер кат хәтерләрендә яңартты. Алар юл инспекторлары белән очраштылар. Марат Хөснетдинов аларга ничек юл аркылы чыгарга, ничек киенеп йөрергә кирәклеген аңлатты. Җәүле сукмагы аша бергәләп чыгып та карадылар. Киемнәрендә яктылыкны кире кайтаргычлар булырга тиешлеген дә кат-кат тыңлады укучылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International