Апас мәктәбе укучылары табиблар янында

2017 елның 13 ноябре, дүшәмбе

Кайсы һөнәр кызыклырак? Үскәч кем булырга? Әлеге сораулар балачакта ук күңелгә килә. Һәрбер һөнәр иясен күргән саен, нәкъ аның кебек буласы, һөнәрен дәвам итәсе килә. Барлык һөнәрләр белән дә танышу максаты белән, Апас урта мәктәбенең Гөлшат Насретдинова җитәкчелегендәге 4 А классы укучылары әти-әниләренең эш урыннарында булдылар. Хирургия бүлеге шәфкать туташы Резедә Гаффарова укучыларга эш алымнары турында сөйләде. Хирург Разыйх Зыятдинов кабул итү барышы белән таныштырды. Ак халатлы һөнәр ияләренә сафына басарга теләүчеләр тагын да артты бу көнне.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International