Халык җыеннары ахырына якынлаша

2017 елның 13 ноябре, дүшәмбе

Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев җитәкчелегендә район дәүләт идарә органнары, оешма-учреждение, махсус хезмәтләрнең җитәкче-белгечләре катнашында бүген Дәүләки, Шәмбалыкчы һәм Болынбалыкчы авыл җирлекләрендә халык җыеннары үтте. Иртәгә халык белән бик кирәкле һәм мөһим мондый очрашулар Әлмәндәр, Болгаер, Чүрибураш һәм Зур Күккүз якларында уздырылачак дип көтелә. Район Советы, район башкарма комитетының урыннарга чыгып, авыл җирлекләре, биредә яшәүчеләр белән элемтәсе шулай нык һәм эшлекле булырга тиеш. Халыкны борчыган сорауларга оператив җаваплар, конкрет ярдәм алуы, киңәшләшүе бик тә кирәк. Бу атна ахырында районда үзара салымга кагылышлы җирле референдум үтәчәк. Бу сораулар, проблемаларны да уртага салып киңәшү, йомгак ясау, бурычлар билгеләү җитәкчелек белән район халкының бердәмлегенә зур йогынты ясый торган факторларның берсе бүген.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International