Апас аграр көллиятендә укучы егетләр хоккей уйнарга ярата. Бүгенге көндә алар үзләрендә оешкан “Тулпар“ командасы составында җиңүләр яулар өчен күнекмәләр алып бара. Яшь хоккейчылар районның боз сараенда шөгыльләнә, ярышларга әзерләнә.