Апаслылар Илсур Сафинның иҗат кичәсендә

2017 елның 21 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасының атказанган артисты, танылган якташыбыз Илсур Сафин 55 яшьлек юбилее уңаеннан Казанның филармония концертлар залында иҗат кичәсен уздырды. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев җитәкчелегендә Апас районыннан да зур делегация катнашты. Илсур Сафинга район башлыгы исеменнән бүләкләр бирелде, изге теләкләр юлланды, район халкының сәламнәре гармун моңнары аша тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International