Апастан Фарис Гыйззәтовка 80 яшь

2017 елның 21 ноябре, сишәмбе

Апаста яшәүче Фарис Гыйззәтовка 80 яшь тулуы уңаеннан район башлыгы, Апас башкарма комитеты һәм Апас, район ветераннар Советы исеменнән истәлекле бүләкләр, Рәхмәт Хатлары тапшырылды. Соңыннан Апас Җәмигъ мәчетендә дә хөрмәтләделәр аны. Яшьлегендә район финанс бүлеге, башкарма комитетта эшләгән аксакал бүген Апас, район мөтәвәллияте, мөхтәсибәтнең иң актив әгъзасы буларак танылды. Олуг юбилеең белән Фарис абый!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International