Район мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе узды. Биредә яңа эш таләпләре турында сүз булды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары барлык таләпләргә дә аерым-аерым тукталып узды. Дус, бердәм булып, кулга-кул тотынып эшләү бурычы куелды. Каз өмәләрен, театрлар атналыгын оешкан төстә уздырып җибәрү хакында да сөйләшенде. Соңыннан олы юбилейларын билгеләп узучылар бүләкләнде. “Йолдыз“ редакциясе дә үз чиратында www.apastovo.ru сайтында барган бәйге җиңүчеләрен тәбрикләде. Баш мөхәррир Гүзәл Хилавиева Мактау грамотасы һәм бүләк тапшырды.