Апас өлкәннәре дә ГТО тапшыра

2017 елның 22 ноябре, чәршәмбе

Район яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рафис Хәбибуллин 2014 елдан башлап  ГТО  ярышларында төрле яшьтәге 2185 апаслы катнашуын хәбәр итте. Шуларның 253 е үз яше буенча спорт нормативларын бронза, көмеш һәм алтын күкрәк билгесенә тапшырган. ГТО нормативларын тапшыру теләге булган 2801 апаслы Интернет аша  Автоматлаштырылган Мәгълүмат Системасында (АИС ГТО) Интернетта электрон теркәлү үткән.

-Быел ГТО нормативларын тапшырырга теләүчеләр аеруча артты. 17 ноябрьдә Апас мәктәбендә район ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина оештыруында өлкәннәр арасында ГТО ярышлары үтте. Ул үзе дә башкалар белән беррәттән спорт нормативларын бик уңышлы тапшырды,-диде ул.-Район үзәгендә ГТО тапшыру дәвам итә. Аларны ДЮСШ тренер-укытучылары кабул итә. 21-0-45 телефоны аша аның графигы, тәртибе белән танышырга мөмкин. (6+)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International