Апаслылар салым түләргә ашыга

2017 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

Барлык авыл җыеннарында да күчемсез милек, җир, автотранспорт салымнарын 1 декабрьгә кадәр түләмәгән очракта аларга пеня өстәлүен бик үтемле итеп аңлаттылар. Аны ЕСИА электрон системасы, шәхси электрон кабинет, “Дәүләт хезмәтләре” кебек сайтлар аша да түләү мөмкин. Бу  квитанция кәгазенең почта аша өегезгә килмәве очракларында шул сайтларга кереп карарга кирәк. Тик бөтен апаслы Интернет аша эш йөртә белми. Бу очракта Апаска салым хезмәтенә килергә, авыл җирлекләренә дә мөрәҗәгать итеп була. Авыл җирлеге белгечләре аша шәхесегезне раслаучы документ яки күчермәләрен, түләүләрне биреп җибәрергә мөмкин. Алар сезгә аны түләү банк-касса чек-документларын тапшырырга тиеш.

-Быел авыл җирлекләре казнасына җир буенча 14 миллион, күчемсез милек буенча 2 миллион сумнан артык салым акчасы тупланырга тиеш. Бу йөкләмәне үтәү дәрәҗәсе төрле авыл җирлекләрендә төрлечә. Ашыгыгыз, салымын үзвакытында түләүченең йокысы татлы була,-дип кисәтә район финанс-бюджет Палатасы рәисе Рамил Имаметдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International