Багыш клубында театр узды

2017 елның 24 ноябре, җомга

Багыш авылы клубында "Әбиләргә ни җитми" спектакле булды. Авыл үзешчәннәре бу чарага бик ныклап әзерләнгәннәр иде. Тамашачы да зул тутырып җыелды. Әлеге спектакль Чирмешән һәм Аюкөйдергән авылларында күрсәтеләчәк. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев катнашты һәм җирле артистларның осталыгына югары бәя куеп, район сәхнәсенә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International