Халык әйтсә хак булыр

2017 елның 24 ноябре, җомга

-Ябалак авылы мәдәният йортына килүе үк күңелле хәзер җәмәгать,-диде авыл җыенында сүз алып ветеран- укытучы Ислам Сәгъдиев . - Тик менә аңа керү юлын ник онытып калдырдылар икән?  Текә чатлы булу гына җитмәгән, биек тә бит әле ул җире. Борылыштан мәдәният йортына кадәр 200-300 метр юл. Дәүләт программасы ашамы, үзара салым акчасынамы-бу хәлне төзәтергә кирәк.

Шәмбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Физзәт Миңнуллин:

-Федераль, Татарстан дәүләт программаларына үтүе җиңел түгел. Район хакмиятенә бу күптән көтелгән ярдәм, башкарылган кадәр эш өчен зур рәхмәт әйтү бик урынлы булыр. Инде чират Югары һәм Урта Биябашы авылларына җитәргә тиеш. Су проблемасы халыкның бик тә үзәгенә үтә. Авыл җирлеге көче, үзара салым акчаларына гына бу эшне берничек тә башкарып чыгып булмый. Авыл урамнарына таш юллар салуга килгәндә, без 2018 елда 3 авылда да моңа төп өстенлек бирәчәкбез. Үзара салым акчаларына шулай ук авыл чүплекләрен тазартуны үзебезнең эш планыбызга керттек. Район хакимияте, үзебезнең “Ибраһимов һәм К” хуҗалыгы җитәкчелеге белән тагын да шулай кулга-кул тотынышып эшләсәк барысы да яхшы булачак,-диде.

Урта Биябаштан Азат Сафин да үз фикерен әйтте:

-Олы юллар үтүче авыл урамнарына хөкүмәт акчасына заманча яктырту линияләре куялар хәзер. Бик яхшы әйбер. Андый авыл урам юлларына тизлекне чикләгеч ятып торучы полицейскийлар да җәяләр. Кайбычка безнең аша машиналар бик күп йөри. Моны районның эш программасына кертергә кирәк. Аннан, Урта Биябаштагы клубның хәлен карагыз сез, тиздән ишеләчәк бит инде ул-ремонт кирәк бу бинага. Авыл күперләрен дә онытмасагыз иде.

Авыл җыенында янгын машиналарына су алу гидрантларының яхшы әйбер булуын да мактадылар.

- Инде су манараларын да заманчаларга кирәк, суның сыйфатын да даими тикшерсеннәр иде,-диде залдан берәү.

Халыкта авыл почта бүлекчәләре эшенә кагылышлы сораулар да күп булып чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International