"Дус класс серләре" бәйгесенең район туры тәмамланды. Бәйгегә барлык мәктәпләрнең дә зур әзерлекләре салынган иде. Күргәзмәләр, чыгышлар тирән эчтәлеге, әти-әниләр, балалар активлыклары белән сокландырды. Б әйгедә беренче урынны Апас урта мәктәбенең 4А, 7В класслары, икенче урынны Табар Черкене, Апас урта мәктәбенең 5А классы, өченче урынны Борнаш, Иске Йомралы, Морзалар мәктәбе яулады.