Биеш мәктәбе директоры Зөфәр Зәмдиханов башлангычы һәм ярдәме белән 16 ноябрьдә мәктәп спорт залында көне буе районкүләм зур волейбол ярышы үткәрелде. Бу инде алтынчы шундый зур турнир. Монысында барлыгы 18 мәктәп командасы катнашты. Ир-егетләр арасында хуҗалар-Биеш мәктәбе командасы беренче урында. Каратун һәм Сатмыш мәктәпләре командалары икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр. Мәктәп кызлар командалары арасында Апас беренче урынга чыкты. Биеш һәм ДЮСШ командалары 2-3 урында. Ярыш шартлары буенча бу турнирның иң яхшы уенчылары да билгеләнде һәм оештыручыларның махсус бүләкләренә лаек дип табылды. Евгений Петров белән Адилә Әмирова, аларның укытучы-тренерлары осталык һәм тырышлыкка бу бик гадел бәя дип саный.