Апас китапханәсендә әниләр көне уңаеннан биредә эшләп килүче “Сүнмәс дәрт”, “Сердәш” клубларына йөрүче лаеклы ялдагы чал чәчле апалар үзләренең әниләрен искә алдылар.
- Без бу апалар белән әдәби кичәләрдә еш очрашып торабыз. Төрле темаларга сөйләшүләр, фикер алышулар алып барабыз. Ә бүгенге кичәбез безнең әниләребезгә багышлана, - дип белдерде клуб җитәкчесе Венера Салаватова.
Кичәдә катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина әниләргә рәхмәт әйтеп, изге теләкләрен җиткерде. – Сез, әниләр, бөек затлар. Сез һәрчак безгә бик кирәк. Исән-сау булыгыз, озын гомер сезгә, - диде ул.
Район Пенсия Фонды җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов лаеклы ялдагы әниләрне киләсе елда булачак пенсия хаклары турында кайбер үзгәрешләр белән таныштырды. Кичәдә шулай ук район кулланучылар хокукларын яклау дәүләт инспекторы Гөлнара Абдрахманова да чыгыш ясап, кулланучыларның төп хокуклары хакында искәртеп үтте.
Ә Апас мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өлкән әниләрне бәйрәм белән котлап матур җырларын, шигырьләрен бүләк иттеләр.
Кичә өлкән апаларыбызның тетрәндергеч чыгышлары белән дәвам итте. Китапханә хезмәткәре Руцилә Садриева изге теләкләрен юллап үзенең яңа гына табадан төшкән шигырен укыды. Роза апа Газимованың, Рузалия апа Хәмдиеваның, Лира апа Яруллинаның әниләргә багышланган шигырьләрен, Даимә апа Тимеркәева башкаруында мөнәҗәт тыңлаганнан соң һәркемнең күзләре яшь белән тулды. Гомеренең һәр чорында кешегә әни кирәк. Инде күптәннән үзләре әни булган чал чәчле әниләр дә үз әниләрен сагынып яшиләр.