Апаслылар Казанда ярминкәдә

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Ярминкәгә товар алып баручыга юл акчасын дәүләт түли

-Апас районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер хуҗалыклары һәм 22 авыл җирлекләре, мәктәпләр җитештергән азык-төлек, ферма-кырларыбызда үстерелгән ашлык, яшелчәләр, әзерләнгән җиләк-җимеш, төрле кайнатма һәм тозланмаларны быел Казан “Агропарк”ына “Көзге ярминкә”гә 4 тапкыр алып бардык инде,-ди район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин. – Тиешле тәртиптә рәсмиләштереп, район авыл хуҗалыгы идарәсенә тапшырылган касса чеклары, башка документларга нигезләнеп бу ярминкәләргә үз товарын алып барган һәр катнашучыга юл чыгымнары быел да Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы аша кире кайтарылачак.

-Һәр баруда товар төрлечә сатыла, әлбәттә,-ди аның сүзен раслап, район авыл хуҗалыгы идарәсенең бу юнәлеш өчен җаваплы баш белгече Нияз Гыйсмәтуллин. -Аерым көннәрдә 2-3 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатып кайтабыз. Мин бу җәһәттән ярминкәләрдә аеруча актив һәм даими катнашучы “Зөя” агрофирмасы, “АгроАктив”, “Нур”, “Табар”, “Яңа юл” хуҗалыклары, аграр көллият, район мәдәният һәм мәгариф бүлекләре, Апас “Икмәк” комбинаты җитәкчеләренә рәхмәтле.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадулин да:

- Күккүз, Дәвеш, Ишеево, Коштавылы, Болынбалыкчы, Кызылтау, Йомралы, Черкен авыл җирлекләре башлыклары авыл-шәһәр азык –төлек элемтәсен ныгытуда үзләреннән аеруча зур нәтиҗәле өлеш кертүен билгеләп үтәсем килә,-дип үз фикерен җиткерде.

-Дәвештә арендага алган 50 гектарлык басуларда күпләп яшелчә, бәрәңге үстерүче фермерлар Азат һәм Наилә Әхмәдиевлар һәр ярминкәдә катнаша. Бик оста авылдашым Нурия апа Фәсхетдинова бәйләгән оекбашлар, башмак-бияләйләр, мунча кирәк-яракларын Казан халкы чират торып ала. Дәвеш мәктәбе директоры Лилия Сабирова да бу эштән читтә калмый, алар биреп җибәргән товарлар да сыйфатлы,-ди 25 ноябрьдә үткән көзге ярминкәгә укытучы хатыны Дилбәр белән иртәнге 3 тә үк юлга чыккан авыл җирлеге башлыгы Таһир Хәсәенов. -Тоткан юл чыгымнарын каплау өчен документларны район авыл хуҗалыгы идарәсенә көнендә үк тапшырабыз, дәүләт ярдәме артык түгел ул...

Кече Күккүздә мини-цех төзеп, сөт җыюны оештырган  һәм авыл продуктлары белән һәр ярминәдә иркенләп сәүдә итүче Алсу Нигъмәтуллина фикере дә игътибарга лаек:

-Җитештергән товарны үтемле итеп сата белергә дә кирәк. Апас районы график буенча шундый зур, заманча “Агропарк” та сату итү мөмкинлегенә ия. Бу көнне сәүдә итү урыны өчен түләргә дә кирәкми. Һәр баруымда дистәләгән мең сумлык сөт-каймак, эремчек, катык, атланмай сатып кайтабыз,-диде ул аның павильоына озын чиратка баскан Казан халкына хәләл азык саткан арада.

 Әниле-уллы Радик һәм Зәкия Шәйдуллиннар бу көнне шулай ук ярминкәдә  азык-төлек сатып алырга килгән.

-Мин Кама Тамагы кияве. Апаслылар киләсе көнне алдан белешеп куябыз. Кышка җитәрлек итеп сезнекеләрдән капчыклап алып куйган яшелчә, бәрәңге бик яхшы саклана. Тәмле дә, арзан да,-диде безнекеләрне мактап Радик Шәйдуллин.-Тагын-тагын килегез, сәүдәләрегез гөрләп барсын!

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы раслаган график нигезендә апаслылар Казанга Яңа елга кадәр тагын ике тапкыр барырга тиеш. Әзерләнә торыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International