Республикада балалар һәм яшүсмерләр театр фестивале узды. Биредә Апас урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рания Гомәрова җитәкчелегендә сәхнә серләренә өйрәнүче балалар да катнашты. Алар Фәнис Яруллинның “Исемсез кыз“ әкият-пьесасын сәхнәләштерделәр. Иҗат җимешен фестивальгә дә тәкъдим иттеләр һәм зонада лауреат исеме алып, Дипломга лаек булдылар.