“Бердәм Россия“ сәяси партиясенең 16 еллыгы уңаеннан 27 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр партиянең җәмәгать кабул итү бүлекләрендә халыкны кабул итүләр бара. 1 декабрьдә Казан Федераль университетының беренче проректоры Рияз Минзарипов кабул итүләр уздырды. Нигездә сүз югары уку йортына укырга керү, һөнәр үзләштерү, кадрларны укыту турында барды. Шулай ук сәламәтлеккә кагылышлы мәсьәләләр дә бар иде.