Апаста инвалидлар ункөнлеге башланды

2017 елның 4 декабре, дүшәмбе

3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне. Шул уңайдан районда 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр инвалидлар ункөнлеге уза. Ункөнлек кысаларында, балачактан мөмкинлеге чикләнгән һәм коляскада утыручы кешеләргә район башлыгы исеменнән азык-төлек пакетлары әзерләнде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Апас шәһәр тибындагы башкарма комитет хезмәткәре Андрей Клементьев аларның өйләрендә булып, хәлләрен белештеләр, изге теләкләре аша күчтәнәчләр тапшырдылар. Мөкинлекләре чикле райондашлар катнашында һәм әлеге төркем кешеләр өчен ункөнлек барышында күп кенә чаралар билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International