"Сәйяр"бәйгесендә - Биеш укучылары!

2017 елның 5 декабре, сишәмбе

Казан шәһәрендә Биеш урта мәктәбенең "Өмет" театр түгәрәге "Сәйяр" республика балалар һәм яшүсмерләр театр фестивалендә катнашып зона лауреаты булуга ирештеләр! Бәйге Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте филиалы булган “Салават күпере” һәм “Сәхнә” журналлары редакцияләре белән берлектә оештырылды. 2,3,10, 11 сыйныф укучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары Эльмира Гибасева, Илсөяр Курамшина җитәкчелегендә, Г.Гыйльмановның “Шүрәлеләр ни атлы?” әкият-пьесасын сәхнәләштерделәр.. Хөкемдарлар балаларның чыгышын, аларның актерлык осталыкларын, хореографик күнекмәләрен, спектакльнең сәхнә бизәлешен югары бәяләделәр. 2 нче сыйныф укучысы Әхмәтҗанова Рамилә исә "Яшь ТНВ" каналына чакыру алды. Безнең укучылар театр артистларыннан бер дә ким түгел. Афәрин, укучылар! Булдырдыгыз! 
Эльмира Гибасева , Биеш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International