Кече Бакырчыда Вәлиуллиннар гаиләсендә Каз өмәсе

2017 елның 5 декабре, сишәмбе

Кече Бакырчы авылы клубы мөдире Гөлия Вәлиуллина ел саен күпләп каз асрый. Каз өмәләре дә бик күңелле үтә аларда. Быел да барлык йолаларга туры китереп әлеге гаиләдә Каз өмәсе узды. Урамда каз боткасы пеште. Җыр-моң тынып тормады. Уңган киленнәр казларны йолкып, сукмакларга каурый сибәргә дә онытмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International