8 декабрьдә Апаста Бөтенроссия Геройлар көненә багышлап махсус чаралар уздырырга әзерләнәләр. Район башкарма комитеты, халыкны социаль яклау идарәсенең моның өчен берләштерелгән эш программасы төзеде.
-Апасыбызны таныткан Геройларыбыз, данлыклы якташларыбызны без дә даими барлап торабыз. Аларның ундүртенең дә тормыш юлларын өйрәнеп, “Апас Геройларына мәңгелек дан!” видео-слайд булдырдык. Янгелдедә яшәүче Василий Аверьянов, Болынбалыкчыда яшәгән һәм эшләгән Мәгъсүмә Кәлимуллина, Багышта туып үскән Ислам Насыйбуллинның туганнарын, “Мужество” ордены кавалеры Илнур Зарипов (Болынбалыкчы), Суворов һәм башка сугышчан медальләр кавалерлары Алмаз Нигмәтҗанов (Ындырчы) Шамил Мөхәммәтшин (Апас) белән Заготзерно бистәсеннән Ришат Хәйруллин, килгән башка кунакларыбыз өчен район үзәгендә, Апас музеенда аерым экскурсия, таныштыру чаралары уздырылачак,-ди музей директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмис Ногманов.