Чүрибурашта яшәүче Хисамовлар гаиләсе тәрбиягә әби алган

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

- Үзем балачактан әби белән үстем. Күптән түгел әбием арабыздан китте. Бик юксындым үзен. Йорт тоткасы булган әтиебез дә вафат булды. Ул булмагач йортыбыз бушап калды. Өйне бикләп чыгып китәбез. Кайтуыбызга өй буш, суынып беткән була иде. Шулай бер көнне тормыш иптәшем белән уйлаштык та тәрбиягә бер әби алырга булдык,- ди Миләүшә Хисамова. Аларның игъланы газетага басылып чыккач Казаннан бер әби шалтыратып чыга. Ул ялгызы гына гомер итүче Мөкәрәмә әби Фәйзуллина була. Аңа 94 яшь. Бүгенгесе көндә инде Мөкәрәмә әби Чүрибураш авылында Хисамовлар гаиләсенә гомер кичерә. Миләүшә һәм Рим Хисамовлар өч бала тәрбиялиләр. Миләүшә авыл клубы мөдире булып эшли. Берничә ел элек кенә яңа йорт өлгертеп чыкканнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International