Әҗем солдат улын каршы алды

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

Инзил Вилданов моннан бер ел элек армия сафларына киткән иде. Ул хәрби бурычын намус белән үтәп, исән-сау, туган авылына, әти-әнисе, якыннары, сөйгән яры янына әйләнеп кайтты. Инзил Хабаровский якларында хезмәт иткән. 
-Армиядә хезмәт итү ир-егетнең бурычы. Читкә киткәч, үз-үзеңә ышану, сабырлык, тәвәккәллек кирәк. Гел машинада йөрдем. Ерак Көнчыгышны аркылыга-буйга әйләндем. Югары белем алып киткән идем. Хәзер максатым - үзем теләгән эшкә урнашу, - ди ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International