Апас мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән райондашлар арасында үткән шашка-шахмат һәм йөзү ярышларының җиңүчеләре билгеле булды.
Шашка буенча ир-атлар арасында: беренче урында - Апастан Азат Гомеров, икенче урында – Апастан Гайфулла Фәйзуллин, өченче урында – Идрәздән Рим Сафин.
Шашка буенча хатын-кызлар арасында: беренче урында – Каратуннан Венера Шиһабиева, икенче урында - Кызыл-Таудан Алсу Гыймранова, өченче урында – Урта Балтай авылыннан Люция Сабирова.
Шахмат буенча: беренче урында – Коштавылыннан Нәриман Сәмитов, икенче урында – Зур Күккүздән Радик Сабиров, өченче урында – Апастан Фәһим Галиуллин.
Ярышлар шулай ук “Дулкын” бассейнында да дәвам итте. Биредә дә катнашучылар арасында иң-иңнәр билгеле булды. Беренче урында – Кече Күккүздән Рафыйк Зәйнуллин, икенче урында - Кече Күккүздән Илфат Сәлимуллин, өченче урында – Зур Күккүздән Илшат Галиев. Җиңүчеләргә Мактау Грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.