Быелгы “Чаңгы сезоны” декабрьнең соңгы атнасында ачылачак

2017 елның 15 декабре, җомга

Сезонны Апас буасы янәшәсендә яңа төзелүче “Яр буе” ял-сәламәтләндерү спорт  зонасында ачу планлаштырыла

Район яшьләр эше һәм спорт комитетыннан хәбәр итүләренчә, быел кышкы сезонны шулай итеп яңача һәм яңа урында тантаналы итеп ачу күздә тотыла.

Районда чаңгы яратучылар бик күп. Яңа төзелүче “Яр буе” ял-спорт комплексында махсус яктырткычлар куелган, тиешенчә җиһазланган чаңгы трассасы да урнашачак, чаңгыларны прокатка алу, җылыну, тамак ялгап алу өчен кирәкле шартлар да булдырылачак дип фаразлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International