“Сандугач“ бакчасы Буадан җиңү алып кайтты

2017 елның 18 декабре, дүшәмбе

Иске Йомралы “Сандугач” балалар бакчасында тәрбияләнүче Хусаинов Рамин белән Буа шәһәренең, “АБВГДЕЙКа“ балалар бакчасында узган “Нәни эзләнүчеләрнең беренче адымнары ” дип аталган фәнни-гамәли, зонаара конференциядә катнаштык. Бу конференция узып баручы “Эколия елы”на багышланып, 2 турга бүленгән иде. Беренче турга без шул темага багышлап бик күп мәгьлумат туплап проект ясап җибәрдек. Икенче турга узып, конкурска чакыру алгач, агачлар турында презентация хәзерләдек, агачтан кул эшләре ясап бардык. Конференциядә тирә –як районнардан килгән 20 бала катнашты. Аларның һәрберсенең чыгышын жюри карап бәяләде. Рамин уз чыгышында: туган ягыбызда үскән агачлар, көнкүрештә агачтан ясалган әйберләр турында, урманга беренче сәяхәте, анда агчлар белән танышуы, аларның ел фасылларына карап ничек үзгәрүләре, агачларның ничә яшькә кадәр яшәүләре турында бик матур итеп сөйләде. Тема буенча балалар бакчасында өйрәнгән русча – татарча җырлар җырлап, шигырьләр сөйләп күрсәтте. Раминның чыгышын барлык катнашучылар да, жюри да бик ошатты, югары бәяләде. Барлык катнашучылар арасыннан Беренче урынга лаек булдык. Без Хусаинов Рамин өчен бик шатландык. Киләчәктә дә аңа бары тик зур уңышлар гына телибез. 
Тәрбияче Гизатуллина Наилә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International