Каратун мәктәбе укучылары сәяхәттә

2017 елның 18 декабре, дүшәмбе

Каратун урта мәктәбенең “Илһам” түгәрәгенә йөрүче 10 нчы сыйныф укучылары сыйныфташлары һәм сыйныф җитәкчеләре белән берлектә башкалада сәяхәттә булып кайттылар. Татмедиа бинасында урнашкан “Ялкын”, “Сабантуй” журналлары редакциясе буенча үткәрелгән экскурсия , “Безнең мирас” журналының баш редакторы, шагыйрь, журналист Ләбиб Лерон белән очрашу, “Чаян” журналы мөхәррире Алмаз Хәмзинне юбилее белән тәбрикләү укучылар күңелендә җылы истәлекләр калдырды. Татарстан китап нәшриятындагы сәяхәттә исә укучылар шагыйрь Рифат Салах, нәшриятның баш редакторы, шагыйрь Ленар Шәех белән аралашу бәхетенә ирештеләр. 
Күңелле ял белән кушылган әлеге матур истәлекләр һәркемнең күңелендә озак сакланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International