Балык Бистәсе районында “Әхмәт Гадел укулары“ республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Биредә Биеш мәктәбенең 11 класс укучысы Энҗе Туктагулова (җитәкчесе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Галина Алексеева) да катнашты. Ул үзенең эзләнү эшен лаеклы яклады һәм җиңү яулады. Энҗе беренче дәрәҗәдәге Дипломга һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды.