Апас Җәмигъ мәчетен быел бик матурладылар. Тәрәзәләр үтә күренмәле милли һәм Көнчыгыш орнаментлар белән бизәлде. Подвалда бик җыйнак кына хәләл кафе ачылды. Ә төп намаз залының асылмалы түбәсе хәзер зәвыклык һәм нәфислек үрнәге булып санала.