Балаларның Яңа ел бүләкләре тикшерелде

2017 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

Кайбер районнарда балаларга Яңа ел уңаеннан бирелергә тиешле бүләкләрдә саклау вакыты узган продукцияләр табылу сәбәпле, Апас районы балалары өчен әзерләнгән күчтәнәчләр дә тикшерелде. Барлык бүләкләр арасыннан сайланып җыелма бушатылды, анда булган барлык әйберләрнең саклау вакыты һәм төрелгән этикеткалары төзеклеккә тикшерелде.

Бүләкләр арасында тышкы кыяфәте бозылган яки саклану вакыты чыккан продукцияләр табылмады. Әлеге тикшерү район башлыгы Рәшид Заһидуллин йөкләмәсе белән башкарылды. Комиссиядә район башкарма комитеты урынбасары Луиза Сафина, санитария эпидемиология җитәкчесе Мөсәлим Бәширов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International