ЗАГС хезмәте 100 еллыгын билгеләп узды. Районның ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина, хезмәткәр Айгөл Ибәтуллина өлкән хезмәттәшләре белән берлектә Казан шәһәрендә узган тантанада катнашты. Биредә узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясалды, бик күп җылы, матур сүзләр яңгырады.