Халык өчен кирәкле эшләр күбрәк булсын

2017 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

Әнәле чишмәсеннән районның халыкны социаль яклау идарәсе, Муса Җәлил урамы һәм үзәк хастаханәдән күпфункцияле Үзәккә кадәр быел барлыгы 3 километрга якын яңа брусчатка тротуарлар, күперчек салынды һәм яңартылды. Район эчендә быел дистәләгән урында юлларга тизлекне киметү ясалма каршылыклары куелды. Апас урамнарында хәзер алар ике дистәдән арта китте. Барлыгы 20 километрдан артык олы юллар һәм урам юлларына 300 ләп заманча яктырткычлар урнаштырылды. Апаста һәм авылларда егермедән артык юлны аркылы чыгу урыннары көйләнде, юл йөрү билгеләре яңартылды.

-Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы, җәяүлеләр иминлеген кайгырту эш планы буенча 2018 елда да районда шундый күләмле һәм кирәкле эшләр дәвам итәчәк,-ди район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International