Иске Йомралыда боз мәйданчыгы ачылды

2017 елның 22 декабре, җомга

Иске Йомралы мәктәбе янәшәсендә ачык боз мәйданчыгы эшли башлады. Аны ачу тантанасына Кыш бабай белән Кар кызы да килде. Алар укучыларга бүләкләр тапшырдылар, үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр. 
Хоккей сөючеләр бу көнне сезонның беренче иптәшләрчә очрашуларын оештырды, тимераякта йөрергә яратучылар рәхәтләнеп бозда шуды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International