Ленар Гаффаров җитәкчелегендәге электр челтәрләре коллективында 46 кеше хезмәт күрсәтә. Коллектив бердәм һәм дус. Алар һөнәри бәйрәмнәрен дә хезмәт уңышлары белән каршы алдылар. Иң-иңнәргә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары бирелде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин бәйрәм белән тәбрик итеп, изге теләкләрен юллады, район башлыгының Мактау грамоталарын тапшырды.