Мәктәп тормышында актив һәм тырышып, яхшы билгеләренә генә укучылар, төрле фәннәрдән район, зона, Татарстан һәм Россиякүләм олимпиадаларда, конкурс-акцияләрдә катнашып җиңгән, диплом-Грамоталарга лаек булган укучылар өчен район башлыгы Яңа ел чыршысы бәйрәме быел 5 январьда район мәдәният йортында үткәреләчәк. Бу тантанага районның барлык мәктәпләреннән дә иң-иң 350 укучы бала чакырылачак. Алар арасында күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, опекага алынган һәм башка категориягә кергән укучы балалар да булачак,-ди район мәгариф бүлеге мөдире урынбасары Алсу Алиуллина.