Кыш бабай һәм Кар кызлары, төрле әкият геройлары район мәдәният йорты янына җыелып, Апасның үзәк урамнары аша Үзәк ял паркына Чыршыны ачу тантанасына барып кушылды. Мәдәният хезмәткәрләре һәм укучылар, мәктәп коллективлары парадта актив катнашты. Алар урамдагы һәркемне бәйрәм белән тәбрик итеп, изге теләкләрен ирештерде.