Апас мәктәбендә “Ел укытучысы”н ачыкладылар

2017 елның 26 декабре, сишәмбе

Бер ай элек районның барлык 19 мәктәбендә дә укытучылар арасында сайлап алу туры уздырылды. Район этабына 6 укытучы үтте. Районкүләм финал ярышында Борнаш мәктәбенең тормыш куркынычсызлыгы нигезләре укытучысы Айдар Хәйруллин Гран-Призга лаек булды һәм Апас данын ул Казанда үтәчәк “Ел укытучысы” финалында яклаячак. Район мәктәп укытучылары арасында беренче урынга Апас мәктәбеннән ОБЖ укытучысы Марсель Хикмәтов чыкты. Каратун мәктәбе вәкиле Рафиз Нуриев икенче, Морзалар мәктәбеннән Рифат Бәдретдтнов белән Йомралы мәктәбеннән Радик Галимҗанов өченче урында. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International