Яңа ел бәйрәмнәрен барыннан да бигрәк балалар көтеп ала. Кыш бабайны һәм аның бәйрәм бүләкләрен дә зарыгып көтеп торалар алар. Балалар бакчаларында йөрүче нәниләр шыгырьләр, җырлар, биюләр өйрәнеп алдан ук бәйрәмгә әзерләнеп куялар.
Бүген Апас “Салават күпере” балалар бакчасының уртанчылар төркеменә йөрүче нәниләр дә Яңа ел бәйрәмен билгеләп үттеләр. Кыш бабайга матур шигырьләр сөйләп, җырлар бүләк иттеләр.