Апас фермерлары шигырь дә яза

2017 елның 27 декабре, чәршәмбе

Чирмешәндә яшәүче фермер Рафис Гыймалетдинов Апас “Туган як” музеена һәм “Йолдыз” газетасы редакциясенә әле яңа гына “табадан төшкән” беренче шигырь китабын бүләк итте. “Тормыш серләре” исемле бу китапны укучы хозурына чыгаруда аңа туганнары һәм киң күңелле иганәчеләр булышкан.

-Моннан ун еллар элек тәвәкәлләп үземнең һәм туганнарымның җир пайларын алып, шунда ашлык, печән үстерәм. Абзар тулы терлекләр тотабыз. Кырда эшләгәндә җырларга яратам. Шигырләрем дә күбрәк шунда туа, буразнага ятып дигәндәй языла. Барлык райондашларым, авылдашларымны Яңа ел белән ихластан котлыйм,-ди ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International