Мәктәпләрдә күңелле чор җитте. Яшел чыршы үз урынын алып, аның янында Яңа ел бәйрәмнәре бара. Апас урта мәктәбенең башлангыч класс укучылары да Чыршы бәйрәмендә катнашты. Аның тамашасын быел Гөлшат Насретдинова җитәкчелегендәге 4 А классы укучылары әзерләде. Күңелле мизгелләргә бай булды бәйрәм. Кыш бабай, Кар кызы, төрле җәнлек-җанварлар, әкият геройлары – барысы да сәхнә түрендә иде.